Шушы көннәрдә Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Үз-үзеңне сакла» дигән интерактив дәрес узды. Аны шәфкать туташы Ирина Ханнанова үткәрде.
Дәрес барышында балалар вирустан саклану кагыйдәләре һәм ысуллары һәм авыруларны профилактикалау чаралары үзләштерделәр, шәхси гигиена һәм торак биналарның гигиенасы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.
Әлеге чарада мәктәп яшендәге 12 бала катнашты.
Ә Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләре нигезендә яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм диагностикалау буенча халык өчен мәгълүмат стенды урнаштырдылар. Учреждениедә битлек кию режимы кертелгән.