Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Әкиятләр дөньясы» курчак театры программасы буенча чираттагы чара оештырдылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Өч дуңгыз баласы» әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен, хәтерен, сөйләмен үстерә, коммуникатив эшчәнлекне камилләштерә. Моннан тыш, халык әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтү ярдәмендә тәрбияләнүчеләргә дуслыкка һәм кешелек кыйммәтләренә хөрмәт тәрбиялиләр.