«Астра» үзәгендә тернәкләнүчеләрне һөнәрләр белән таныштыралар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

20 март көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр ярминкәсе» дигән чара узды.

Чараның максаты балаларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыру иде. Әңгәмә барышында балалар үз әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр, соңыннан викторина биремнәрен үтәделәр. Шулай ук «Астра»да тернәкләнүчеләр предмет карточкалары белән дә эшләде.

Чарада барлыгы 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International