Республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре оештырылды. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка тиешле йөкләмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.
Бүген журналистлар белән очрашуда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова волонтерлар эшен оештыру Яшьләр министрлыгы һәм муниципалитетлар белән бергә башкарыла, дип сөйләде. Бу эшкә шулай ук иҗтимагый һәм ветераннар оешмалары да җәлеп ителгән.
Өлкән яшьтәге кешеләр пенсиягә чыккан предприятиеләр һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлек оештырылган, республика профсоюзлары белән дә килешү ирешелгән. Бу яшь хезмәткәрләр, профсоюз әгъзалары да чараларда актив катнашсын һәм республиканың теге яки бу предприятиеләренең элеккеге хезмәткәрләренә карата волонтерлар булсын өчен эшләнгән.
Гомумән алганда, министр сүзләренчә, социаль хезмәтләр, җирле үзидарә органнары бу хәлгә әзер, волонтерлык отрядлары булдырылган, барлык эшләр күләме билгеләнгән.
Шулай ук Эльмира Зарипова татарстанлыларны өлкән яшьтәге ата-аналарына, туганнарына, ялгыз күршеләренә игътибарлырак булырга чакырды: «Өлкәннәрне ялгыз калдыру безнең традицияләрдә түгел. Өлкән яшьтәге әти-әниләребезнең, күршеләребезнең хәл-торышларын белеп тору, аларны азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү бер дә авыр түгел». Бу төрле вируслы авыруларны аеруча авыр кичерүче өлкәннәрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарына йөрүләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.