«Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре эш урынында гимнастика ясыйлар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа коронавирус инфекциясе, грипп, ОРВИ таралуны кисәтү һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан көн саен гимнастика уздырыла.

Учреждениедә күнегүләр комплексын үткәрү өчен җаваплы хезмәткәр бар. Гимнастика көненә 2 тапкыр уздырыла – 10.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә. 5-6 минут дәвамында комплекслы үзәк белгечләре 6-7 махсус сайлап алынган физик күнегүләрдән торган комплекс башкаралар.

Үткәрелә торган физкультминутка хезмәткәрләрнең кәефенә дә, аларның эшкә сәләтлелегенә дә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International