Хөрмәтле Татарстан Республикасында яшәүчеләр!
Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәл аркасында, 2020 елның 6 апреленнән Татарстан Республикасының инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика үзәгендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекчәләрендә социаль хезмәтләр күрсәтү туктатылып тора.
Сездән үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгызны, яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның куркынычын минимальләштерү өчен шәхси профилактиканың барлык кирәкле чараларын үтәвегезне сорыйбыз.
Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе карары нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм хроник авырулары булган затларны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүләрен сорыйбыз.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы