Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар элемтәләр эшен дәвам итә.
Белгечләр 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшьтәге гражданнарның өйләренә азык-төлек продуктлары һәм дару препаратлары китерүне оештыруда ярдәм итәләр.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга баралар. Кирәк булган очракта, эшкә күчмә мобиль бригадалар белгечләре җәлеп ителә.
65 яшьтән өлкәнрәкләр шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-35-98 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.
Бердәм колл-үзәк һәм консультация пунктлары эшенең өч көне эчендә генә кайнар элемтә телефоннарына 203 кеше мөрәҗәгать итте.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.