Үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкән кешеләргә дарулар китереләчәк

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

18 марттан Татарстанда социаль хезмәткәрләр хроник авырулары булган 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарга рецептур дару препаратлары китерә башлады.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, кирәк булганда социаль хезмәткәрләр шулай ук дәүләт хезмәтләренә гариза рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Моның өчен республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең телефоннары буенча (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Республика башкаласының ялгыз пенсионерлары өчен кайнар элемтә телефоны эшли: 8 (843) 598 35 98. Бирегә ялгыз, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар мөрәҗәгать итә ала. Социаль хезмәткәрләр Гомумроссия халык фронты волонтерлары белән берлектә аларга өйләренә азык-төлек продуктлары һәм дару препаратлары китерәчәкләр.

Искә төшерәбез, республикада шулай ук Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8 800 200 34 11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238 10 00 эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International