Роскачество карантин вакытында өлкәннәр турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Роскачество өлкән буын вәкилләрен карантинны үтәргә күндерүгә багышланган киңәшләр бирде. Бу хакта оешманың хәбәрендә әйтелә.

«Түземле булырга һәм диалог алып барырга: планлы һәм эзлекле (көн саен диярлек) карантин кагыйдәләре һәм сәбәпләре турында сөйләшергә кирәк. Яңалыкларны яхшылап күзәтегез, вакыйгаларны аңлатыгыз, тыңлагыз һәм тынычланыгыз», – дип билгеләнә.

Моннан тыш, белгечләр планнар төзергә һәм алар турында, әйтик, иртәнге шалтырату яки иртәнге аш вакытында фикер алышырга киңәш итә. Шулай ук узган көн турында сорашырга һәм әби-бабайларны карантинны үтәгәннәре өчен мактарга киңәш итәләр. Бу аларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын дәвам итәргә көч бирәчәк һәм, карантин тәмамлануны көтмичә, хәзер эшләп була торган мөһим һәм кызыклы әйберләргә игътибар итәргә ярдәм итәчәк.

Роскачество шулай ук өлкән әти-әниләр өчен аларның сәламәтлеген күзәтү расписаниесен төзергә киңәш итә.

Шул үк вакытта ялны оештырырга, мәсәлән, яңа китаплар алып килергә, фильмнарга яки сериалларга язылу рәсмиләштерергә, кул эшләре өчен материаллар яки җыелмалар сатып алырга, өйрәтү видеокурслары яки сәяхәтләр турында фильмнар табарга кирәк. Шул ук вакытта коронавируска багышланган ток-шоулар карауны чикләргә кирәк, чөнки аларның кайберләре тикшерелмәгән мәгълүматлар трансляцияли һәм паника гына булдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International