Узган атна ахырында Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заказлар кабул итү буенча колл-үзәк эшли башлады. Бу хезмәтнең ничек эшләве турында бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистлар белән очрашуда сөйләде.
Хәзерге вакытта, ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда 115 мең ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар яши. Аларның 12 470 даими социаль хезмәт күрсәтелә: аларга график буенча социаль хезмәткәрләр килә, өй җыештыруда, ашарга әзерләүдә ярдәм итә. Бу кешеләр, кагыйдә буларак, нинди дә булса авыру аркасында үз йортларыннан читкә чыга алмый һәм даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ.
Калган 100 меңнән артык кеше – актив пенсионерлар. Ялгыз булуларына карамастан, алар актив аралаша, җәмәгать тормышында катнаша. Әмма бүген, килеп туган хәлне исәпкә алып, алар куркыныч төркеменә керәләр һәм үз-үзләрен изоляцияләү режимында торалар. Нәкъ менә шушы категория кешеләргә ярдәм итү өчен колл-үзәк булдырылды да инде. Бөтен республика өчен бердәм телефон – 8(843) 598-3-598. Бу номерга теләгән һәр өлкән яшьтәге кеше яки беренче чиратта кирәкле продуктлар һәм дарулар китерүгә мохтаҗ булган кешенең нинди адрес буенча яшәвен хәбәр итәргә теләүчеләр шалтырата ала.
Шалтыратулар районнарга бүленә һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан үтәлә. «Әгәр йөкләнеш зур булса, волонтерлар һәм профсоюзлар федерациясе ярдәмгә килә», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
«Хөрмәтле әбиләр һәм бабайлар! Бүген без сезнең фатирыгыздан һәм йортларыгыздан читкә чыкмавыгыз һәм үзегезне куркыныч астына куймавыгыз өчен барысын да эшләдек. Моның өчен сезгә азык-төлек продуктларын китерүдә ярдәм итә торган бу хезмәт бар», – дип мөрәҗәгать итте татарстанлыларга министр. Шул ук вакытта кирәкле азык-төлек пакетын формалаштырганда, аны бер-ике көнгә түгел, ә бер-ике атнага җитәрлек итеп эшләргә кирәк.
Эльмира Зарипова шулай ук татарстанлыларга нинди дә булса социаль түләүләрне яңадан теркәү вакыты якынлашса, борчылырга кирәкми, дип искәртте – алар автомат режимда озынайтылачак.