Хөрмәтле Татарстан Республикасында яшәүчеләр!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 30 мартыннан 14 апреленә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, хроник авырулары (шикәр диабеты, бронхиаль астма, бөерләрнең хроник авыруы, онкология авырулары) булган, инсульт яки инфаркт кичергән затлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә зарур булуы турында хәбәр итә.
Кунаклар чакырырга һәм үзегезгә дә кунакка йөрергә, кирәксез кибетләргә йөрергә кирәкми. Сездән өйдә калуыгызны сорыйбыз.
Азык-төлек, дарулар алып килергә кирәк икән, түбәндәге телефоннар аша шалтыратыгыз:
8-800-200-3411
8 (843) 598-3-598
8 (843) 238-1000
Ярдәмгә социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар киләчәк.