Татарстанның мәшгульлек үзәкләренә килүчеләр игътибарына

2020 елның 28 марты, шимбә

Республикада коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан үткәрелә торган барлык массакүләм чаралар, шул исәптән төркемле дәресләр, күчмә консультацияләр, вакансияләр ярминкәләре, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче чаралар күчерелде.

Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2020 елның 30 мартыннан алып 2020 елның 3 апреленә кадәр гражданнарны кабул итү туктатылды.

Бу даталарда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бару билгеләнгән эшсез гражданнарны яңадан теркәү, гражданнарның мәшгульлек үзәгендә теркәлгән вакытта күрсәтелгән контакт белешмәләре буенча, дистанцион режимда башкарылачак.

Беренчел кабул итү шулай ук дистанцион режимда башкарылачак. Моның өчен гражданнарның электрон почта аша эш эзләүдә ярдәм итү хезмәте күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның фотоларын бирүләре кирәк. Документлар исемлеге халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында урнаштырылган.

Алга таба, 2020 елның 6 апреленнән башлап, югары әзерлек режимы кертелгән чорда туры килә торган эшне эзләү максатыннан гражданнарны теркәү дистанцион рәвештә башкарылачак: моның өчен туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәт күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның сканерланган күчермәләрен (фотосурәтләрен) мәшгульлек үзәгенең электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Шулай ук 2020 елның 6 апреленнән гражданнарны яңадан теркәү дистанцион рәвештә, телефон элемтәсе аша башкарылачак.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен гариза бирергә яки беренчел кабул итүгә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин: www.uslugi.tatarstan.ru.

Сораулар килеп туган очракта, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган кайнар элемтә телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/telefoni-goryachey-linii.htm. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International