Узган атна ахырында Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заказлар кабул итү буенча колл-үзәге эшли башлады.
Республикада социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар элемтәләр эшен дәвам итә.
27 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья театр көненә багышланган чара узды. Социаль эш буенча белгеч Наталья Самаркина социаль хезмәт алучыларга бу дата турында сөйләде, традицион рәвештә бу көнне театр фестивальләре, яңа спектакльләрнең премьералары узуын билгеләп үтте. Әмма быел, эпидемиологик хәл аркасында, алар барысы да онлайн-режимда узды.
Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, 2020 елның 30 мартыннан 5 апреленә кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль районнарда (шәһәр округларында) территориаль социаль яклау органнары һәм Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.
Тулы булмаган эш көне (смена) һәм (яки) тулы булмаган эш атнасы режимы кертелгәндә, шулай ук җитештерүне туктатып торганда, эш бирүче бу хакта тиешле чаралар үткәрү турында карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына хәбәр итәргә тиеш.
Эшсезлек буенча пособие билгеләү тәртибе, күләме һәм сроклары «РФ халыкны эш белән тәэмин итү турында» законы белән билгеләнә.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүчеләр вакытлыча учреждениедән читкә китә алмауларына аңлап карыйлар. Алар белгечләрнең барлык киңәшләрен дә үтиләр.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мамык һәм марлядан маскалар ясый башладылар.
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр билгеләнгән. Указ белән тулырак Россия Президенты сайтында танышырга мөмкин (www.kremlin.ru).
Әгәр шәһәр урамнарында ярдәмгә мохтаҗ йортсыз кеше күрсәгез, Казан шәһәренең «Шәфкать» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәгенә (843) 571-78-67 телефоны буенча шалтыратыгыз.