ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2020 ел
җомга

Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләр илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә күрелә торган чараларга аңлап карыйлар. Шәһәр урамнарында кешеләр, машиналар азайды. Һәркем моның COVID-19 таралуын профилактикалауга юнәлтелгән икәнен аңлый.

Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүне дәвам итәләр. Шул ук вакытта белгечләр барлык кирәкле шәхси саклану чараларын үтиләр, алар перчаткалар, битлекләр һәм антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Төп бурыч – өлкән буын кешеләренә, барлык саклык чараларын үтәп, кирәкле ярдәм күрсәтү.

Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булган һәм шул сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән чорда волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итә башлады. Биектау районында яшәүчеләр дә волонтерлар хәрәкәтенә кушылдылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: 2020 елның 30 мартыннан мәшгульлек үзәкләре гражданнар белән дистанцион рәвештә эшли.

 

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, федерация субъектлары белән берлектә, 1 июньнән 3-7 яшьлек балалар өчен пособиеләр түли башларга әзер. Алдан фаразланганча, моның өчен кешегә электрон гариза бирү дә җитә, ә калган документларны социаль яклау органнары җыячак.

Үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында барлык дәресләр дә индивидуаль формада үткәрелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары оештырылды. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны азык-төлек продуктлары, дару препаратлары белән тәэмин итәләр.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Техно-Колор» ҖЧҖ 49 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 081,7 мең сумлык бурычын каплады.

Хезмәт министрлыгы мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләрнең эш форматын үзгәртте. Хәзер предприятиеләрнең штат структурасында планлаштырылган үзгәрешләр турында мәгълүмат онлайн форматта гына кабул ителәчәк. Мәгълүматны онлайн режимында тапшыру мөмкинлеге «Работа в России» порталында, «Эш бирүчеләргә» бүлегендә урнаштырылган. Бу мәшгульлек үзәкләрендәге социаль элемтәләрне киметеп кенә калмыйча, «Работа в России» порталын вакансияләр урнаштыру өчен иң олы мәйданчыкка әйләндерергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы пенсионерлары!

Әгәр дә сезнең Ак Барс Банк һәм Сбербанк банкларында исәп-хисап счетыгыз бар икән, үз-үзегезне изоляцияләү шартларында акча алу белән кыенлыклар туса, консультация алу өчен әлеге банкларга мөрәҗәгать итә аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International