Хезмәт министрлыгы мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләрнең эш форматын үзгәртте. Хәзер предприятиеләрнең штат структурасында планлаштырылган үзгәрешләр турында мәгълүмат онлайн форматта гына кабул ителәчәк. Мәгълүматны онлайн режимында тапшыру мөмкинлеге «Работа в России» порталында, «Эш бирүчеләргә» бүлегендә урнаштырылган. Бу мәшгульлек үзәкләрендәге социаль элемтәләрне киметеп кенә калмыйча, «Работа в России» порталын вакансияләр урнаштыру өчен иң олы мәйданчыкка әйләндерергә дә мөмкинлек бирәчәк.
«Отчетларның онлайн формасы коронавирус таралуга каршы тору чаралары вакытында гына түгел, ә коронавируска каршы кампания тәмамланганнан соң да гамәлдә булачак», – диде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Отчетларны электрон форматка күчерү эш бирүчеләргә үз кадрлар бүлекләрен читтән торып эшләүгә күчерергә ярдәм итәчәк.
Отчетларны электрон форматына күчерү потенциаль эш эзләүчеләргә дә ярдәм итәчәк.
Хезмәт министрлыгы һәм төбәк мәшгульлек үзәкләренә онлайн-хисап хезмәт базарындагы вәзгыятьне реаль вакыт режимында күрү, ә иң мөһиме – мәшгульлек буенча оператив чаралар күрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.