ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Әгәр мин рәсми эшләмәсәм һәм коронавирус белән бәйле рәвештә тулысынча керемсез калсам, нәрсә эшләргә? Мин нинди дә булса түләүләргә өмет итә аламмы? «Соры» хезмәт базарында эшлим. Хәзер коронавирус буенча нәтиҗәләр көтәм. Мин больничный ала аламмы? Ул миңа больничный буенча түләүләр өчен түгел, ә банкка бирү һәм кредитым буенча кредит каникуллары алу өчен кирәк. Бу һәм башка шундый сораулар коронавирус белән бәйле рәвештә эшсез калган кешеләрне еш борчый.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Коронавирус пандемиясе шартларында Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять республика хөкүмәте контролендә тора. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары мониторингы даими рәвештә үткәрелә. Вакансияләр турында мәгълүмат тиз арада эш эзләүче татарстанлыларга җиткерелә.

Республикада COVID-19 коронавирусына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итеп була торган кайнар линия телефоннары эшли.

Эшләүче 65 яшьтән өлкәнрәк, үзизоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр больничный ала алачак. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү өчен гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Больничный кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры Социаль иминият фонды акчаларыннан киләчәк.

2 апрельдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина битлекләре ясау буенча мастер-класс узды. Чара һәр социаль хезмәт алучы өчен индивидуаль үткәрелде.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында республиканың ветераннар активы, күп кенә өлкән кешеләр кебек үк, дистанцион аралашуга күчте. Алар өчен ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика Советы популяр мессенджерларның берсендә «Ветераннар иҗаты» төркемен булдырды.

Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар линияләр эшен дәвам итә.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә пандемия шартларында социаль хезмәт алучыларга психологик-педагогик ярдәм дистанцион эш формалары кулланып күрсәтелә.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе һәм гомуми изоляция вакытында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт алучылар 182 кеше.

Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләр илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә күрелә торган чараларга аңлап карыйлар. Шәһәр урамнарында кешеләр, машиналар азайды. Һәркем моның COVID-19 таралуын профилактикалауга юнәлтелгән икәнен аңлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International