Мәшгульлек үзәкләре татарстанлылар белән дистанцион режимда эшли

2020 елның 3 апреле, җомга

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары клиентлары!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: 2020 елның 30 мартыннан мәшгульлек үзәкләре гражданнар белән дистанцион рәвештә эшли.

30 марттан 1 апрельгә кадәр дистанцион рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша 1 005 гариза килеп иреште, электрон почта аша – 547 гариза керде. Һәр гариза шәхси тәртиптә каралды.

Әгәр Сез беренче тапкыр мөрәҗәгать итәсез:

1. Гражданнарны беренчел кабул итү (теркәү) гражданин тарафыннан туры килә торган эш эзләүдә дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон рәвештә гариза биргәндә башкарыла. Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, «Хезмәт һәм мәшгульлек» бүлеге аша бирелә (ЕСИА аша керү).

2. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны рәсмиләштереп булмаса, тутырылган гариза бланкын халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында күрсәтелгән электрон адреска җибәрергә мөмкин. Гаризага барлык кирәкле документларның фоторәсемнәрен (электрон образларын) беркетергә кирәк.

3. Исәпкә алу өчен гариза бланкы, соңгы 3 айда уртача хезмәт хакы турында белешмә формасы, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында урнашкан: http://tatartrud.ru/.

4. ИНН, СНИЛС һәм эшсезлек буенча пособие күчерү өчен шәхси счетыгызның банк реквизитларын Сез мәшгульлек үзәге хезмәткәренә телефон аша шалтыратканда хәбәр итә аласыз.

5. Сораулар килеп туган очракта, Сез эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мәшгульлек үзәгенең кайнар линиясенә шалтырата аласыз. Телефон номерлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында, түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/telefoni-goryachey-linii.htm.

6. Сезнең документларны алганнан соң, мәшгульлек хезмәте белгече Сезнең белән яңадан теркәү һәм эшсез дип тану датасын хәбәр итү өчен күрсәтелгән номер буенча шалтыратачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренең шалтыратуларына һәм СМС-хәбәрләргә җавап бирүегезне сорыйбыз.

Әгәр Сезгә яңадан теркәү көне билгеләнгән икән:

1. Гражданнарны яңадан теркәү гражданнарның шәхси катнашыннан башка гамәлгә ашырылачак. Яңадан теркәү һәм эшсез дип тану өчен билгеләнгән көннәрдә элемтә мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә күрсәтелгән телефон номеры буенча башкарылачак.

2. Яңадан теркәлү һәм эшсез дип тану өчен билгеләнгән көннәрдә мәшгульлек үзәгенең электрон адресына, гражданның мәшгуль булмавын раслау өчен, хезмәт кенәгәсенең титул битен һәм эштән китү турындагы соңгы язма битен) күчермәсен (фотосурәтләрен) җибәрергә кирәк. Сезнең документларны алгач, мәшгульлек хезмәте белгече Сезгә күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратачак.

3. Эшкә урнашкан, шәхси эшмәкәр эше ачу яки башка эш белән тәэмин итү факты ачыкланса, шунда ук мәшгульлек үзәге белгеченә, мәшгульлек үзәгенең кайнар линия телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International