Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булган һәм шул сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән чорда волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм итә башлады. Биектау районында яшәүчеләр дә волонтерлар хәрәкәтенә кушылдылар.
Казан заводларының берсендә мастер булып эшләүче Данис Гәрәев районның барлык волонтерларын берләштерде. Биектау районы социаль яклау бүлегеннән ярдәм алган инициатив төркем игелекле эшләр башкара башлады.
Аларның күбесе – спортчылар, төрле ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар. Хәзер аларның спорт эшчәнлеге туктатылып тора, шуңа күрә алар үз энергияләрен башка, изге юнәлешкә җибәрергә булганнар.
Активистлар кибетләргә йөри һәм азык-төлек сатып ала, ә аннары аларны кайнар линия телефонына мөрәҗәгать иткән пенсионерларның өйләренә илтәләр.
«Хәл яхшырганчыга кадәр ярдәм итәчәкбез», – ди волонтер Азат Сабиров.
Егетләр өлкәннәргә, ялгыз кешеләргә, аз керемле гражданнарга коронавирус пандемиясе узгач та ярдәм итәргә планлаштыралар.
Биектау муниципаль районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кайнар линия телефоны: (884365) 3-29-06.