Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары оештырылды. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны азык-төлек продуктлары, дару препаратлары белән тәэмин итәләр.
Эшкә республика предприятиеләре һәм оешмаларының профсоюз оешмалары да җәлеп ителгән. Күп кенә предприятиеләрдә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен волонтерларның яшьләр төркемнәре оештырылды.
Әйтик, Казан дары заводы хезмәткәрләре ялгыз пенсионерларга – предприятиенең элеккеге хезмәткәрләренә ярдәм итә. Ярдәм күрсәтү кирәклеге турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясеннән килә. Гариза алгач, башлангыч профсоюз оешмасы һәм Яшьләр берлеге активистлары телефон аша өлкәннәр белән элемтәгә керә һәм кирәкле азык-төлек, дарулар алып киләләр.
Түбән Кама җылылык челтәрләре «Татэнерго» АҖ филиалында да волонтерлар төркеме формалаштырылган. Аларның эшен предприятиенең яшьләр оешмасы рәисе Валерия Халметова координацияли. Балалар инде эшләмәүче пенсионерлар арасында мониторинг уздырганнар. 81 һәм 82 яшьлек ике пенсионерга азык-төлек продуктлары китерелде.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм күрсәтү чараларына шулай ук башка предприятиеләр һәм оешмалар да кушылды.
Әйтик, кичә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе тарафыннан барлык предприятиеләр буенча 122 заказ эшкәртелгән.