3-7 яшьлек балалар өчен түләү июнь аеннан башланачак

2020 елның 3 апреле, җомга

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, федерация субъектлары белән берлектә, 1 июньнән 3-7 яшьлек балалар өчен пособиеләр түли башларга әзер. Алдан фаразланганча, моның өчен кешегә электрон гариза бирү дә җитә, ә калган документларны социаль яклау органнары җыячак.

«Президент 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалы гаиләләр түләүләрне июль аенда түгел, ә бер ай алданрак – 2020 елның июненнән алып ала башласын өчен, барлык оештыру чараларын да тизләтергә кушты. Без балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен яңа пособие кертүгә актив әзерләндек. Эшнең күп өлеше башкарылган инде. Президент кушканча, түләүләр 1 июньнән башланачак», – дип ассызыклады Антон Котяков.

Исегезгә төшерәбез, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 2020 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк. Ягъни, әгәр гаиләдә 2020 елның 1 гыйнварына 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге бала булса, гаилә 2020 елның беренче 5 ае өчен дә акча алачак. Гомумән алганда, яңа пособиене 2 млн гаилә алачак. Түләүне җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр алачак.

Түләү берьюлы бер елга билгеләнә. Пособиенең күләме бала өчен төбәк яшәү минимумыннан 50 % тәшкил итәчәк. Бу ил буенча уртача 5 500 сум тирәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International