Спас интернат-йортында өлкәннәр белән индивидуаль дәресләр уздыралар

2020 елның 3 апреле, җомга

Үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында барлык дәресләр дә индивидуаль формада үткәрелә.

Кичә, 2 апрель көнне, тәрбияче С.А. Пантелеева социаль хезмәт алучылар белән интеграцияләнгән дәрес үткәрде. Чараның максаты – рәсем ясау буенча иҗади күнекмәләрне ныгыту.

Интернат-йортның һәр бүлмәсендә тәрбияче кече ватан, җир шары, кешеләрнең әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәте турында әңгәмә үткәрде. Аннары өлкәннәр җир шарының сурәтен бизи башладылар.

Барлык катнашучылар да үз иҗатларының нәтиҗәсеннән канәгать калдылар һәм тәрбиячегә кызыклы ял вакытын уздырган өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International