Өлкәннәр иминлеге – өстенлекле

2020 елның 3 апреле, җомга

Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүне дәвам итәләр. Шул ук вакытта белгечләр барлык кирәкле шәхси саклану чараларын үтиләр, алар перчаткалар, битлекләр һәм антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Төп бурыч – өлкән буын кешеләренә, барлык саклык чараларын үтәп, кирәкле ярдәм күрсәтү.

Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 53 социаль хезмәткәр эшли. Алар гражданнарга тормыш өчен мөһим социаль хезмәтләр күрсәтәләр: азык-төлек һәм дарулар сатып алалар һәм алып киләләр, кирәк булганда, кешеләргә ашарга әзерләүдә, ашатуда һәм гигиена процедураларын үтәүдә булышалар. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында белешмәлекләр тараталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International