Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләр илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә күрелә торган чараларга аңлап карыйлар. Шәһәр урамнарында кешеләр, машиналар азайды. Һәркем моның COVID-19 таралуын профилактикалауга юнәлтелгән икәнен аңлый.
Районда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли. 2 апрельгә ярдәм сорап 19 кеше мөрәҗәгать итте.
Өлкән минзәләлеләргә социаль хезмәткәрләр кирәкле барлык продуктлар һәм дару препаратларын китерәләр. Өлкән буын кешеләре үзизоляцияләү режимын үтәгәндә аеруча кирәк булган ярдәмне рәхмәт белән кабул итәләр.
Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар линиясе телефоны: 8 (85555) 3-14-52.