Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе һәм гомуми изоляция вакытында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт алучылар 182 кеше.
Социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән тыш, социаль хезмәткәрләр көн саен үз карамагындагыларның азык-төлек, кирәкле дарулары булуын тикшереп торалар. Өлкәннәрнең психологик хәле турында да кайгырталар, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен киңәшләрне үтәргә булышалар.
Социаль хезмәткәрләр үзләре коронавирус йогышын профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны мәҗбүри рәвештә үтиләр, битлекләр һәм перчаткалар киеп йөриләр. Аларның сәламәтлеген «Шатлык» үзәге администрациясе контрольдә тота.
Өлкән яшьтәгеләргә башка кешеләр белән элемтәне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим ителә, шуңа күрә бу көннәрдә социаль хезмәт ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.