ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Республикада COVID-19 коронавирусына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итеп була торган кайнар линия телефоннары эшли.

«Без, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннар, республикада булган вакыйгаларны көн саен күзәтәбез. Коронавирус пандемиясе фонында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибардан читтә калмавы безне сөендерә», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар линияләр эшен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе волонтерлары санитар-эпидемиологик хәл вакытында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек, дару препаратлары китерәләр.

Татарстанда беренче бала тапкан 497 яшь ана һәм өченче баласы туган 97 хатын-кыз 2020 елның 3 апреленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

ТР барлык районнары һәм шәһәрләре буенча мәгълүмат.

Казан шәһәренең «Шәфкать» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәгендә 80 кеше яши. Махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында да кешеләргә ярдәм итүне дәвам итү өчен, үзәкнең телефон номерлары массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылды.

Республикада махсус санитар-эпидемиологик хәл вакытында Минзәләнең «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләре һәм учреждение хезмәткәрләре өчен медицина саклагыч битлекләр тектеләр.

Татар кухнясы иң тәмле һәм туклыклыларның берсе булып санала. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр милли аш-су белән танышалар.

Эш эзләү буенча сервислар мәгълүматларына караганда, коронавирус таралуы куркынычы шартларында программистларга, системалы администраторларга һәм компьютер дөньясындагы башка кешеләргә, шулай ук сервис компанияләре хезмәткәрләренә эш табу җиңелрәк булып чыкты. Март аенда бу порталларда эш эзләүчеләр саны үзгәрмәде, ә менә вакансияләр саны 15-20 % ка кимеде. Үз бизнесларын кыскартырга яки туктатырга мәҗбүр булган компанияләр яңа кешеләр ялламыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International