Эшләүче 65 яшьтән өлкәнрәк, үзизоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр больничный ала алачак. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү өчен гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Больничный кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры Социаль иминият фонды акчаларыннан киләчәк.
«Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляцияләү режимын сакларга ярдәм итәргә тиеш. Элегрәк Хезмәт министрлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдә торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Өйдә торып эшләү мөмкинлеге булмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен, больничный алу мөмкинлеге каралган», – дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Эш бирүче гражданнарны тулы хезмәт хакын түләү белән читтән торып эшкә күчерергә яки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие рәсмиләштерү өчен мәгълүматны Социаль иминият фондына тапшырырга тиеш булачак.
Өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү гомуми кагыйдәләр буенча узачак. Стаж 8 елдан артык булганда, эшкә яраксызлык көннәре 100 % күләмендә түләнә. База буларак уртача айлык хезмәт хакы алына, әмма максималь мөмкин булган пособие күләменнән артык түгел (уртача максималь күләм – аена 69 961,65 сум).
Пособиеләрне түләү Россия Социаль иминият фонды тарафыннан, хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе формалаштырылганнан соң 7 календарь көн эчендә, бер үк вакытта башкарылачак.