Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында республиканың ветераннар активы, күп кенә өлкән кешеләр кебек үк, дистанцион аралашуга күчте. Алар өчен ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика Советы популяр мессенджерларның берсендә «Ветераннар иҗаты» төркемен булдырды.
Ветераннар бер-берсе белән үзләре язган шигырьләр, рәсемнәр, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрнең фотосурәтләре белән бик теләп уртаклаша. Төркем инде виртуаль иҗади галереяны хәтерләтә, ул көн саен яңа иҗат җимешләре белән тулылана.
Төркемдә катнашучыларның эшләренең иң-иңнәре фотоальбомда >> урнаштырылачак.
«Ветераннар иҗаты» төркеме турында тулырак ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика Советы сайтында белергә мөмкин.