Спас интернат-йортында медицина битлекләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр

2020 елның 3 апреле, җомга

2 апрельдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина битлекләре ясау буенча мастер-класс узды. Чара һәр социаль хезмәт алучы өчен индивидуаль үткәрелде.

Валентина Лаишевская һәм социаль эш буенча белгеч Светлана Тюнева интернат-йортта яшәүчеләргә битлекләрне ясау турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Өлкәннәргә марлядан да, төсле фланель тукымадан да битлек тегү ысулларын күрсәттеләр.

Мастер-классның практик өлешеннән соң социаль хезмәт алучыларга медицина битлегенең билгеләнеше һәм аны кию кагыйдәләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International