Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә пандемия шартларында социаль хезмәт алучыларга психологик-педагогик ярдәм дистанцион эш формалары кулланып күрсәтелә.
Хәзер балалы гаиләләр ярдәмне социаль челтәрләр, телефон һәм видео аша алалар. Дистанцион эш формалары ярдәмендә төрле чаралар үткәрергә була икән: педагогик һәм психологик консультация, әңгәмә, диагностика, коррекция-үсеш күнегүләре һәм хәтта гаилә ялын оештыру.
Мондый эш формалары социаль хезмәтләр алучылар өчен яңа, шуңа күрә алар кызыксыну уята, бигрәк тә балаларда. Ә әниләр комплекслы үзәк белгечләренә бик теләп биремнәрне үтәү турында фотоотчетлар җибәрәләр.