Коронавирус пандемиясе шартларында Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять республика хөкүмәте контролендә тора.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары мониторингы даими рәвештә үткәрелә. Вакансияләр турында мәгълүмат тиз арада эш эзләүче татарстанлыларга җиткерелә.
Җитештерелә торган продукция күләме арту сәбәпле, бүгенге көндә саклагыч битлекләр җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр кадрларга кытлык кичерә. Шулай итеп, түбәндәге предприятиеләр татарстанлыларны тиз арада эшкә урнаштырырга әзер:
- «РЕСУРС – НК» ҖЧҖ (Яр Чаллы ш.), 7 вакансия, тел.: 8 986 715 92 23,
- «ТРИАДА» ҖЧҖ (Яр Чаллы ш.), 15 вакансия, тел.: 8 917 283 67 14,
- «Бөгелмә тегү фабрикасы» ҖЧҖ (Бөгелмә ш.), 10 вакансия, тел.: 8 917 268 76 39,
- «Еврокаскад-ПС» ҖЧҖ (Казан ш.), 7 вакансия, тел.: 8 917 248 05 04, е-mail: office@evrokaskadp.ru,
- «ИРЭН тегү остаханәсе» ҖЧҖ (Казан ш.), 8 вакансия, тел.: 8 962 563 79 79,
- «АГАТ» ҖЧҖ (Казан ш.), 5 вакансия, тел.: 8 937 292 36 99,
- «БАРС КТ» ҖЧҖ (г. Казань), 10 вакансия, тел.: 8 962 577 90 85.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика предприятиеләре һәм оешмалары татарстанлыларга төрле тармакларда 38,9 мең вакансия тәкъдим итә.