ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү көне белән котладылар.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 22 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 508 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 626 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,86 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 62 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 13 кешегә күбрәк.

«Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Минем гаиләм белән» клубының чираттагы дәресен үткәрде.

«Волгадорстрой» ҖЧҖ хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортына беренче кирәк-яраклар һәм ашамлыклар тапшырдылар.

Балачак унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Баулы районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-аналар университеты» программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Арттырылган пособие балигъ булмаган һәр балага 3 000 сум исәбеннән билгеләнәчәк.

Иҗади эшкә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар да бик теләп кушылды.

1 марттан соң эшен югалткан һәм эшсезлек башланганчы бер ел дәвамында 26 атнадан да ким булмаган вакыт эчендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы пенсия алды яшендәге гражданнарга эшсезлек буенча пособие 12 ай дәвамында түләнә.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Апрель-июнь айларында минималь хезмәт хакы күләменә тигез эшсезлек буенча пособиене 2020 елның 1 мартыннан соң эштән мәхрүм ителгән һәм эшсез булып теркәлгән гражданнар алачак. Хөкүмәтнең тиешле карары 17 апрельдә басылып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International