Апрель башыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева, балигъ булмаган балалар белән бергә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү уңаеннан арт-китап ясау белән шөгыльләнәләр. Бу эшнең максаты – балаларны матурлыкка, яхшылыкка тарту, туган табигатькә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.
Проектта катнашучылар белән бергә китапның форматы сайланды, аның исеме һәм эчтәлеге билгеләнде. Интернет аша балалар педагогка әкиятләргә рәсемнәр юллыйлар, үз идеяләрен тәкъдим итәләр.
Балалар һәм өлкәннәр иҗади проектны тормышка ашыруга бик теләп кушылдылар. Якын арада китапны инде күрсәтә алачаклар.