«Шәфкать» үзәгенең ата-аналар университеты консультация бирүне дәвам итә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Балачак унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Баулы районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-аналар университеты» программасын тормышка ашыру дәвам итә.

21 апрель көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Гүзәл Газиева хезмәт алучылар белән шәхси консультацияләр үткәрде. Видеоэлемтә аша ата-аналар белән баланың ни өчен «авыр» булуы турында сөйләштеләр. Белгеч тәрбия алымнарын анализлау буенча киңәшләр бирде, ата-аналарга, баланы тәрбияләүгә керешкәнче, үзләренә игътибар итәргә, шулай ук балаларның уку процессына күбрәк вакыт бүлеп бирергә киңәш итте.

Белгечнең киңәшләре һәм искәрмәләре бүген, кешеләр үзизоляция режимында булганда, ә балаларны укыту дистанцион рәвештә алып барылганда бигрәк тә актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International