«Волгадорстрой» ҖЧҖ хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортына беренче кирәк-яраклар һәм ашамлыклар тапшырдылар.
Медикаментлар, памперслар, антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, юу чаралары, резин перчаткалар, балалар ризыгы, шулай ук җиләк-җимеш һәм тәм-томнар – болар барысы да республика юл тармагы предприятиесе тарафыннан хәйрия акчаларына сатып алынган.
Балалар интернат-йорты директоры Гөлнара Галиәхмәтова билгеләп үткәнчә, генераль директор Айрат Миңнуллин җитәкчелегендәге «Волгадорстрой» ҖЧҖ – учреждениенең күптәнге һәм яхшы дуслары, хәйрия ярдәмен алар беренче тапкыр гына күрсәтмиләр инде.
Яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп туган хәлдә мондый ярдәм аеруча кыйммәтле.
Фото чыганагы: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы