2020 елның апрель-июнь айларында 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособиене агымдагы елның 1 мартыннан эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган затлар алачак. Бу хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән куылган хезмәткәрләргә кагылмый. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 485 номерлы тиешле карары 17 апрельдә басылып чыкты.
Бу чорда 18 яшькә кадәрге балалары булган нәкъ менә шул ук категория кешеләренә, һәр балигъ булмаган балага 3 000 сум исәбеннән, арттырылган пособие билгеләнәчәк. Әгәр балигъ булмаган балалары булган гаиләдә 1 марттан соң эштән мәхрүм ителгән бер яки ике ата-ана эшсез дип танылса, һәр балага өстәмә түләү ата-ананың берсенә билгеләнә.
2020 нче елның 1 нче мартыннан 20 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасында 6 976 кеше эшсез дип танылган, шуларның 1 677се – бу чорда эшсез дип танылганнар. Калганнары я элек эштән азат ителгән, я инде озак вакыт эшләмәгән, я рәсми эшләмәгәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карар 1 марттан башлап эштән азат ителгән гражданнарга кагыла. Шулай итеп, аның гамәле эштән азат ителгәннәр категориясенә карый алмый торган шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә кагылмый. Алар эшкуарлык эшчәнлеген бу айларда япкан очракта да, аларга эшсезлек буенча пособие 1 500 сум күләмендә билгеләнәчәк, балигъ булмаган балаларга өстәмә пособие түләнми.
Арттырылган пособие һәм өстәмә түләүне гражданнар апрель, май һәм июнь айларында, эшсез булып теркәлгән көннән башлап алачак.
Пособиене билгеләү 9 апрельдә расланган эшсез статусын рәсмиләштерү тәртибе буенча уза. Гражданнарга «Работа в России» порталына гариза бирү һәм резюме тутыру да җитә. Калган мәгълүматны мәшгульлек хезмәтләре ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән тикшерәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искәртә: оешмалар хезмәткәрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү турында мәгълүматны Пенсия фондына, тиешле боерык чыгарылганнан соң икенче көнне, электрон рәвештә җибәрергә бурычлы. Мәгълүматны үз вакытында бирү мәшгульлек органнары тарафыннан пособие билгеләү өчен кулланыла торган мәгълүматларның актуальлеген тәэмин итә.
Исегезгә төшерәбез, эшсезлек буенча пособие гражданнарга, әгәр бу вакытка гариза бирүче тиешле вакансия тапмаса, мөрәҗәгать иткәннән соң 11нче көнгә билгеләнәчәк.
Июль аеннан пособие элек расланган методика буенча исәпләнәчәк.