Балигъ булмаган балалары булган эшсезләр өстәмә түләү алачак

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 485 нче карары нигезендә, агымдагы елның 1 нче мартыннан алып эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган затлар, хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән куылган хезмәткәрләрдән тыш, 2020 елның апрель-июнь айларында 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие алачак.

18 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарның нәкъ менә шушы категориясенә бу чорда һәр балигъ булмаган балага 3 000 сум исәбеннән арттырылган пособие билгеләнәчәк.

Әгәр балигъ булмаган балалары булган гаиләдә 1 марттан соң эштән мәхрүм ителгән бер яки ике ата-ана эшсез дип танылса, һәр балага өстәмә түләү ата-ананың берсенә билгеләнәчәк.

Арттырылган пособие һәм өстәмә түләүне гражданнар апрель, май һәм июнь айларында, эшсез булып теркәлгән көннән башлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International