Минзәләнең комплекслы үзәге балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту буенча дәресләр үткәрә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Минем гаиләм белән» клубының чираттагы дәресен үткәрде.

Учреждениенең Инстаграмдага рәсми аккаунтында туры эфирда балага үз мәхәббәтеңне күрсәтү юллары турында сөйләштеләр. Чараның максаты балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру иде.

Комплекслы үзәк белгечләре ата-аналарга балалар белән мөнәсәбәтләрне тирәнрәк аңларга һәм аларны эмоциональ яктан баетырга ярдәм итәргә кирәк дип уйлыйлар.

Дәрестә барлыгы 334 кеше катнашты, алар арасында – 8 социаль хезмәт алучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International