ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 485 нче карары нигезендә, агымдагы елның 1 нче мартыннан алып эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган затлар, хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән азат ителгән хезмәткәрләрдән тыш, 2020 елның апрель-июнь айларында 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие алачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искәртә: оешмалар хезмәткәрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү турында мәгълүматны электрон рәвештә Пенсия фондына җибәрергә бурычлы. Моны тиешле боерык чыкканнан соң икенче көнне эшләргә кирәк.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 45 стационар оешма эшли – социаль приютлар, балалар интернат-йортлары, психоневрологик интернатлар, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, сукбайлар өчен социаль адаптацияләү урыннары. Әлеге учреждениеләрдә 5 027 кеше яши.

Гариза бирү өчен, «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлергә һәм учет язмасын расларга кирәк.

Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дигән шигырь уку конкурсы үткәрделәр. Патриотик юнәлештәге чара балалар игътибарын Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләргә җәлеп итү максатыннан, Хәтер һәм дан елы кысаларында оештырылды.

Шушы көннәрдә «Тормыш искиткеч!» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова Инстаграмда чираттагы туры эфир уздырды. 

Мамадышның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Якты бәйрәм» дигән темага дистанцион режимда дәрес уздырдылар.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта тәрбияләнүчеләр – аш бүлмәсендә чын осталар. Балаларны социальләштерү максатыннан, алар белән мөстәкыйль тормыш күнекмәләрен өйрәтү буенча зур эш алып барыла. Әйтик, яшүсмерләрне төрле ризыклар әзерләргә өйрәтәләр.

1 марттан соң эшен югалткан һәм эшсезлек башланганчы бер ел дәвамында 26 атнадан да ким булмаган вакыт эчендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы пенсия алды яшендәге гражданнарга эшсезлек буенча пособие 12 ай дәвамында түләнә.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International