Алабуга интернат-йортындагыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйлар

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү көне белән котладылар.

Интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин һәм директор урынбасары Александра Козловская якынлашып килүче бәйрәм белән Серафим Борисович Рождаевны һәм Хөсәен Гайсин улы Әбүнәевны котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Өлкәннәр интернат-йортта күптән түгел генә яшәсәләр дә, инде коллективның тулы әгъзалары булып саналалар, барлык чараларда катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International