2020 елның 22 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 508 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 626 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,86 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 36 455 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 716 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,48 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 3 863 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 2 954 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 55 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.