ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең «Әни+сабый» клубында «Кечкенә Апуш» дигән онлайн-дәрес узды. Чарада балалар һәм аларның социаль хезмәт алучы әниләре катнашты.

Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, «Хезмәт шатлык китерә» программасы кысаларында, тәрбияләнүчеләр «Яшь оста» түгәрәгенә йөриләр. Дәресләр хезмәт буенча инструктор Айрат Галеев җитәкчелегендә уза.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни+сабый» клубында социаль хезмәт алучылар белән онлайн-дәрес үткәрде.

Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Габдулла Тукайның туган көненә багышланган дистанцион чара уздырды.

Татарстанда 115 мең ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар яши. Шуларның 13 меңе чит кеше ярдәменә мохтаҗ һәм өйдә социаль хезмәтләр ала. Калган 102 мең өлкән яшьтәге кешегә дә, алар башкаларның ярдәменә мохтаҗ булмасалар да, үзизоляция чорында азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүдә ярдәм кирәк.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Ул өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруга, аларның актив озын гомерле булуы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» дигән акция кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы тыл хезмәтчәннәре турында материал җыюны дәвам итәләр. Үзизоляция көннәрендә ярдәмгә заманча технологияләр килә.

Бүген Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Умырзая» проектының чираттагы утырышы узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм юрисконсульт үткәрде.

Бүген, 28 апрельдә, без Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтәбез. Ел саен хезмәтне саклау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау, җитештерүдә имгәнүләрне киметү максатыннан хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International