ТАССРның 100 еллыгын һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең «Әни+сабый» клубында «Кечкенә Апуш» дигән онлайн-дәрес узды. Чарада балалар һәм аларның социаль хезмәт алучы әниләре катнашты.
Социаль педагог Әлфия Хөснетдинова дәресне Г. Тукай белән танышудан башлады. Ул катнашучыларга булачак шагыйрьнең биографиясе турында сөйләде, аннары балаларга «Шаян укучы», «Бала белән күбәләк», «Шаян песи» шигырьләрен укыды. Шулай ук дәрес барышында балалар эт, мәче, сыер һәм башка хайваннарның «сөйләшүе»н искә төшерделәр һәм сурәтләделәр. Бу шигырьнең сюжетын җиңелрәк күзалларга мөмкинлек бирде.