Бүген, 28 апрельдә, без Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтәбез. Ел саен хезмәтне саклау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау, җитештерүдә имгәнүләрне киметү максатыннан хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә.
Әмма бүген, яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, безнең барлык көчебез республиканың күп санлы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән. Һәм быел Хезмәтне саклау көне «Пандемияне туктатырга: эштә куркынычсызлык һәм сәламәтлек гомерләрне саклап калырга мөмкин» дигән девиз астында уза.
Коллектив турында кайгырту һәм хезмәтне саклау теләсә кайсы предприятие, оешма һәм учреждениенең мөһим өлеше булып тора. Хезмәтне саклау белән идарә итү системасын гамәлгә кертүнең уңышлы булуына күп очракта кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле, шуңа күрә барлык эш бирүчеләрне хезмәтне саклау таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм COVID-19 таралуын профилактикалау чараларын тайпылышсыз үтәүгә игътибар итәргә чакырам.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, уңышлы хезмәт эшчәнлеге һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Сезнең гаиләләрдә тынычлык, игелек һәм татулык хөкем сөрсен!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова