Кайнар линияләргә һәм бердәм колл-үзәккә барлыгы 11 717 татарстанлы мөрәҗәгать итте

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстанда 115 мең ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар яши. Шуларның 13 меңе чит кеше ярдәменә мохтаҗ һәм өйдә социаль хезмәтләр ала.

Калган 102 мең өлкән яшьтәге кешегә дә, алар башкаларның ярдәменә мохтаҗ булмасалар да, үзизоляция чорында азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүдә ярдәм кирәк.

65 яшьтән ялгыз гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча «Без ярдәм итәчәкбез!» бердәм колл-үзәге Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылды. Республиканың барлык өлкән яшьтәге кешеләре анда көн саен 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала: (8 (843) 598-3-598.

2020 елның 28 мартыннан 27 апреленә кадәр колл-үзәккә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең кайнар линияләренә 11 717 шалтырату килгән, шуларның 6 528 – колл-үзәккә, 5 189 – халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә.

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 42,4 % – азык-төлек продуктлары, дару чаралары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар китерүгә гаризалар, ә 57,6 % – консультация алу өчен мөрәҗәгатьләр.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>

Шулай ук, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International