Югары Осланның өлкән яшьтәге кешеләре турыдан-туры эфирга чыга

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» дигән акция кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы тыл хезмәтчәннәре турында материал җыюны дәвам итәләр. Үзизоляция көннәрендә ярдәмгә заманча технологияләр килә.

Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Анастасия Николаевна Федина белән видеоэлемтә буенча беренче эфир узды. Башта өлкән кеше яңа аралашу ысулыннан оялса да, кызыксыну хисе җиңде. Инде 10 минуттан соң Анастасия Николаевна зур горурлык белән үзенең фоторәсемнәрен күрсәтте һәм сугыш елларында эшләгән эшләре турында мавыгып сөйләде.

«Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре әлеге аралашу төрен киләчәктә дә куллануларын дәвам итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International