Бүген Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Умырзая» проектының чираттагы утырышы узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм юрисконсульт үткәрде.
Дистанцион чараның темасы балаларга карата рәхимсез карашны профилактикалау иде. «Балалар һәм яшүсмерләр җәмгыятебезнең иң кланмаган өлеше булып торалар. Алар белән рәхимсез мөгамәлә, аларның мәнфәгатьләрен санга сукмау аларның сәламәтлегенә зыян китерүдән тыш, авыр социаль нәтиҗәләргә дә китерә», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга оештыручылар.
Социаль педагог тарафыннан хокукый консультация бирелде, ә юрисконсульт балаларга карата рәхимсез мөгамәлә өчен җаваплылык төрләрен аңлатты.
Чарада барлыгы биш социаль хезмәт алучы катнашты.