Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни+сабый» клубында социаль хезмәт алучылар белән онлайн-дәрес үткәрде.
Балалар янына кунакка Коржик, Компот һәм Карамелька геройлары килде. Алар балаларны чәнечке белән рәсем ясарга өйрәтте. Очрашу ахырында балалар үзләренең рәсемнәре белән мактандылар, ә ата-аналар педагогка кызыклы һәм файдалы дәрес өчен рәхмәт белдерделәр.