«Изгелек» үзәгендә дистанцион әдәби дәрес үткәрелде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Габдулла Тукайның туган көненә багышланган дистанцион чара уздырды.

Балигъ булмаган балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы презентация карадылар. Соңыннан алар белән кызыклы викторина үткәрелде, ә дәрес ахырында балалар Г. Тукайның шигырьләрен искә төшерделәр һәм сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International