«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр «Яшь оста» түгәрәгендә шөгыльләнәләр

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, «Хезмәт шатлык китерә» программасы кысаларында, тәрбияләнүчеләр «Яшь оста» түгәрәгенә йөриләр. Дәресләр хезмәт буенча инструктор Айрат Галеев җитәкчелегендә уза.

Күптән түгел дәрестә балалар үз куллары белән танк моделе ясадылар. Тәрбияләнүчеләр эшләнмәләр ясау техникасы белән таныштылар, сызым белән эшләргә өйрәнделәр, инструментлар ярдәмендә агач эшкәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International