«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Ул өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруга, аларның актив озын гомерле булуы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Пазлотерапия – әлеге технология кысаларында дәреснең бер төре. Ул логик фикерләүне, җитезлекне, сабырлыкны үстерә.
Мондый дәресләр нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларда актив физик һәм интеллектуаль эшчәнлек белән кызыксыну артты, логик мәсьәләләрне чишкәндә уңай үзгәрешләр билгеләп үтелде.